Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Цифрлы трансформация нигезендә Татарстан Республикасы азык-төлек программасын үстерү стратегиясе" дип исемләнгән сессия утырышында катнаша.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә уза. Сессия барышында авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре стратегик идарә, азык-төлек базарлары, терлекчелек, үсемлекчелек мәсьәләләре буенча фикер алышачак, шулай ук авыл һәм кече хуҗалыкларны үстерү буенча дәүләт программалары мәсьәләләрен күтәрәчәкләр.