ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген тикшерү конкурсы, кабул итү чарасы узды. Терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итүдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Илдар Ногманов катнашты. Эшлекле очрашу барышында Илдар Ногманов техниканың терлек азыгы әзерләү чорына әзерлеген уңай бәяләде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмә, кагыйдә буларак, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Түбән Новгород шәһәрендә уза торган Идел буе федераль округы составына керүче Россия Федерациясе субъектлары Башкарма хакимиятенең ветеринария хезмәте җитәкчеләре коллегиясе утырышында катнаша. Коллегия кысаларында төбәкләрдән килгән ветеринария идарәләре җитәкчеләре белән килешүгә кул куелды.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Нурлат районында эшлекле сәфәрдә. Биредә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә районында терлек азыгы әзерләү техникасының 2021 елга әзерлеген тикшерү буенча кабул итү конкурсында катнашты.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина килде. 

Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында 1 нче июнь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе масштаблы команда-штаб өйрәнүләре уздырачак. Әлеге өйрәтүләр себер язвасы, Африка дуңгыз чумасы, тилчә (ящур), кош гриппы кебек хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч йогышлы авыруларын юк итү буенча махсус үткәрелә.


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.

Чистай муниципаль районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы итеп Урманчеев Ринат Әхәт улы билгеләнде. Бүген шул нисбәттән Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Чистай районы ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче һәм Чистай районында яңа баш ветеринария табибы билгеләнүен тантаналы төстә игълан итте. 

Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International