Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Киңәшмә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыкларын туган көне белән котлау һәм яңа билгеләнгән район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре белән таныштырудан башланып китте. Чистай районында дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе буларак Ринат Урманчеев, Яңа Чишмә районында - Андрей Никитин, Арча районында - Руслан Фәйзрахманов билгеләнгән иде. Шулай ук Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Идарәнең яңа билгеләнгән хокук бүлеге башлыгы Руслан Кузюров белән таныштырды. Чистай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе буларак 43 ел хезмәт куйган Нияз Дәүләтхановны лаеклы ялга китүе белән котлады һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Киңәшмә барышында беренче булып бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык, икътисадый планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Регина Филиппова Идарә кул астындагы берләшмәләрнең финанс - хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча чыгыш ясады.
Юридик мәсьәләләр турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге башлыгы Руслан Кузюров чыгыш ясады. Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе кварталга бурычлар куйды.