Бу көннәрдә Самара шәһәрендә "Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы уза. Бәйгедә "Иң яхшы ветеринария фельдшеры" номинациясендә Татарстан Республикасыннан ике конкурсант катнаша. Шуларның берсе - Арсен Ишмурзин, Яр Чаллы шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәре, икенчесе - Ильяз Галиәкбәров, Буа районының Авангард хуҗалыгынңы эшләүче ветеринария фельдшеры.
Мәгълүм булганча, Россиядә 17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Татарстан Республикасында тавыш бирү көннәрендә 2810 сайлау участогы ачылачак. Коронавирус пандемиясе шартларында иң мөһим бурыч – сайлаучылар сәламәтлеген саклау һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итү.
Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ветеринария белгечләре катнашында "Көзге чорда республика территориясенә югары патогенлы кош гриппы үтеп керүне һәм таралуны булдырмау турында" матбугат очрашуы узды. Ветеринария белгечләре кисәтүенчә, көз айларында күчмә кошларның көзге миграциясе сәбәпле, эре хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга инфекция эләгү куркынычы бар. Хуҗалыкларда кошларның сәламәтлеген һәм халыкның сәламәтлеген саклау максатыннан ветеринария белгечләре профилактик чараларны үтәргә һәм үсеп җиткән кош-кортны вакытында сугымга чалырга киңәш итәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәрәҗәле кунак, Кемерово өлкәсе – Кузбасс Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Алексеев булып китте. Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов кунакны шәхсән үзе каршы алды, идарә буенча танышу экскурсиясе үткәрде, шулай ук ул Татарстан Республикасының Ветеринария хезмәте эшчәнлеге белән таныштырды.
2021 елның 1 сентябрендә мөгезле эре терлек лейкозы буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керде, алар 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән документта лейкоз авыруына шик тудыра торган нигезләр язылган, диагностик чаралар аныкланган.
Шимбә көнне, 11 сентябрьдә Арча районында Яңа Кырлай авылында татар халкының милли традицияләренә нигезләнгән бәйрәм – Ат көне узачак. Бу көнне ат чабышлары, ат спорты ярышлары үткәрелә. Тантананың ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Ат чабышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ярдәме белән уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Ярославль өлкәсеннән килгән кунаклар булып китте. Ярославль өлкәсенең Хайваннар авыруларына каршы көрәш станциясе директоры Евгений Орлов, станциянең директор урынбасары – филиал башлыгы Петр Малофеев һәм "Балык район ветеринария станциясе" дастаханәсе мөдире Лариса Козина эш визиты белән Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсендә булдылар һәм республиканың ветеринария хезмәте эшчәнлеге белән таныштылар.
Пәнҗешәмбе көнне, 9 сентябрьдә, 15:30 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Көзге чорда республика территориясенә югары патогенлы кош гриппы үтеп керүне һәм таралуны булдырмау" темасына матбугат очрашуы узачак.
Бүгенге көндә Россиянең Чиләбе өлкәсендә югары патогенлы кош гриппы очрагы теркәлгән. Соңгы вакытта Төмән өлкәсендә шулай ук кош гриппы чире очрагы ачыкланган иде. Шуларның ике очрагы кыргый кошларда һәм тагын икесе йорт кошларында табылган иде.
Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә Татарстан Республикасы баш ветеринария табиблары белгечләре белән берлектә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы бүлеге белгечләре белән берлектә аңлату эшләре алып барыла. Әлеге җыелышлар авыл хуҗалыгы һәм кош-корт сату-алу белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре өчен махсус үткәрелә.