Республиканың кош-корт һәм терлек сатучы эшмәкәрләре өчен хайван авыруларын кисәтү буенча аңлату эше алып барыла

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының ветеринария белгечләре хайваннар һәм кешеләрнең сәламәтлеге сагында армый-талмый хезмәт итәләр. Бүгенге көндә аеруча куркыныч авыруларны кисәтү һәм республика территориясенә үтеп керүдән саклау мәсьәләсе кискен тора.

Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә Татарстан Республикасы баш ветеринария табиблары белгечләре белән берлектә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы бүлеге белгечләре белән берлектә аңлату эшләре алып барыла. Әлеге җыелышлар авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-корт сату-алу белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре өчен махсус үткәрелә. 

Район эшмәкәрләренә авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм йорт кошларын республика территорясенә алып кайту һәм сату тәртибе, шулай ук ветеринария-санитария кагыйдәләре аңлатыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илнең күп кенә төбәкләрендә аеруча куркыныч авырулар йоктыру куркынычы бар, шуңа күрә ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка республика территориясенә кош-корт һәм терлек алып керү катгый тыела.

Ветеринария белгечләре әйтүенчә, әлеге киңәшмәләр һәм эшмәкәрләр белән уртак хезмәттәшлекнең максаты - республикада эпизоотия иминлеген тәэмин итү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International