Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә Чаллы һәм Буа районының иң яхшы ветеринария фельдшерлары көч сынаша

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бу көннәрдә Самара шәһәрендә "Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы уза. Бәйгедә "Иң яхшы ветеринария фельдшеры" номинациясендә Татарстан Республикасыннан ике конкурсант катнаша. Шуларның берсе - Арсен Ишмурзин, Яр Чаллы шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәре, икенчесе - Ильяз Галиәкбәров, Буа районының Авангард хуҗалыгынңы эшләүче ветеринария фельдшеры.

Әлеге һөнәри осталык ярышында Россиянең 35 төбәгеннән барлыгы 47 конкурсант катнаша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар программасы шактый катлаулы һәм шартлар югары профессиональ әзерлек таләп итә. Конкурсантлар 5 модуль буенча ярышалар һәм төрле критерийлар буенча әзерлек дәрәҗәсен күрсәтәләр. Ярыш нәтиҗәләре иртәгә, 11 сентябрьдә игълан ителәчәк. Катнашучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International