ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан районнарындагы һәм шәһәрләрендәге ветеринария берләшмәләре җитәкчеләрен сайлау участокларында санитар иминлекне тәэмин итү буенча киңәшмәгә җыйды. Билгеле булганча, сайлау участокларында дезинфекция ясау һәм санитар эшкәртүне тәэмин итү республиканың ветеринария белгечләре, район һәм шәһәр ветеринария берләшмәләре җилкәсенә төшә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, ветеринария күзәтчелегенең күчмә комиссиясе составында, Саба районының Шәмәрдән авылында "ТАТМИТ Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (Worldskills Russia) IX Милли чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатында гомуми медаль зачетында беренче урынны алган Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашты.

Ветеринария-профилактика чаралары кысаларында, район дәүләт ветеринария берләшмәләрендә мөгезле эре терлеклдәрнең канын анализлары алына, РИД буенча лейкозга тикшеренүләр үткәрелә. Сыерларда лейкоз чире һәм РИД анализ-тикшеренү нәрсә ул? Лейкоз - хроник йогышлы авыруы, гемобластоз, лейкемия, хроник шеш авыруы. Ул тышкы билгеләрсез, төрле органнарда кан тамырлары һәм лимфоид күзәнәкләренең яман үсеше белән характерлана торган симптомсыз уза. Халыкта бу чирне "кан яман шеше" дип тә атыйлар.

Милли ветеринария ассоциациясе Россиядә ветеринария табибларын мәҗбүри теркәү системасын кертергә тәкъдим итә. Хәзергә илдә мондый система юк.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Аквакультурада утырту материалларын җитештерүне үстерергә, чит ил вакциналарына бәйлелекне киметергә һәм балык авыруларында махсуслашкан ветеринария табибларын әзерләргә кирәк. Россиядә товар балыгын үстергәндә ветеринария куркынычларын киметү буенча мондый аспектларны Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт Санкт-Петербургтагы IV Халыкара балык сәнәгате форумы мәйданчыгында атады.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Түбән Кама зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Арча районында Яңа Кырлай авылында 11 сентябрьдә традиция буенча Атлар көне узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ат спорты ярышларына багышланган әлеге тантаналы чарада республиканың ветеринария хезмәте исеменнән катнашты. Шулай ук бу көнне биредә Арча районы ветеринария белгечләре эшләде. 

Шимбә көнне, 11 сентябрьдә, Казанда һәм республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казан шәһәрендәге берничә ярминкә эшенә күзәтү ясады. Ул беренче булып "Казан" Агросәнәгать паркы" территориясендәге ярминкә территориясендә булды, сәүдә рәтләрен карап чыкты, ярминкәгә китерелгән продукциянең сыйфаты турында ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре белән аралашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International