Ветеринария белгечләре: республика территориясенә кош гриппы вирусы үтеп керү куркынычы зур

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Бүгенге көндә Россиянең Чиләбе өлкәсендә югары патогенлы кош гриппы очрагы теркәлгән. Соңгы вакытта Төмән өлкәсендә шулай ук кош гриппы чире очрагы ачыкланган иде. Шуларның ике очрагы кыргый кошларда һәм тагын икесе йорт кошларында табылган иде.

Көзен күчмә кошларның миграция чорында кош гриппы вирусы йогу куркынычы бермә-бер арта һәм республика территорясенә үтеп керү куркынычы югары булып кала бирә, дип билгеләп үтә ветеринария белгечләре. Шуны истә тотарга кыргый кошлар - кош гриппы вирусы таралуның төп сәбәпчеләре.

Бүген Татарстан Республикасында кош гриппы чире буенча эпизоотия вәзгыяте имин булып санала. Әйтергә кирәк, барлык кошчылык комплекслары штат режимында эшләвен дәвам итә.

Шәхси хуҗалыкларда кош-кортны саклау өчен һәм киек кошлардан грипп вирусы йогу очрагына юл куймас өчен, ветеринария белгечләре гражданнарга түбәндәге профилактика чараларын күрергә киңәш итә:

  • Йорт кош-кортларын каралты-курадан чыгармыйча асрарга;
  • Йорт кошларын чит кошлар (кыргый, күрше хуҗалык кошлары) белән элемтәгә кермәве шарт. Кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрне кертмәскә кирәк;
  • Яңа сатып алынган кош-кортны бары тик кош гриппы буенча имин өлкәләрдән һәм районнардан гына сатып алырга киңәш ителә. Андый кошларны 30 көн карантинда, ягъни аерым тотарга кирәк, бу чорда аның торышын игътибар белән күзәтү зарур. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итү шарт;
  • Йорт кошларын тотуның тиешле санитар шартларын тәэмин итү дә зур роль уйный. Бу максаттан кош асрала торган биналарны даими рәвештә чистартып торырга, аларны дезинфекцияләп торырга кирәк;
  • Авыруны кисәтү максатыннан кош-кортны махсус киемдә һәм аяк киемендә генә карарга кирәк, аны даими рәвештә юарга һәм дезинфекция ясарга кирәк;
  • Кошларга куркынычсыз, сыйфатлы азык кына ашатырга, азыкны саклау урыннары ябык булырга, кыргый һәм синантроп кошлар, кимерүче җәнлекләр кермәслек булырга тиеш. 
  • Ашату алдыннан кош һәм терлек азыгын термик эшкәртү кирәк;
  • Сугым һәм эшкәртү эше барышында, кан һәм каурый кебек кош калдыкларын мөмкин кадәр азрак калырлык итеп эшләргә, әйләнә-тирә мохитне кош сугымы калдыклары белән пычратмау киңәш ителә;
  • Ветеринария хезмәте таләбе буенча, карау һәм вакцинация ясау өчен йорт кошларын мәҗбүри тәртиптә күрсәтергә;
  • Шәхси куркынычсызлык һәм гигиена кагыйдәләрен үтәргә;
  • Кош-кортны карап кергәч, яки кошчылык продукциясе белән элемтәдән соң кулларны сабын белән яхшылап юарга һәм душ керергә кирәк;
  • Йомырка һәм кош итен кулланыр алдыннан, термик эшкәртергә, тиешенчә пешерергә кирәк;
  • Үле кош ачыкланган очракта, аңа кул белән орыну, күмү һәм күчерү катгый тыела;
  • Йорт кошлары авырса яки үлгән очракта, шулай ук кырларда, урманнарда һәм башка урыннарда кыргый кошларның күпләп үлү урыннары ачыкланганда, кичекмәстән район (шәһәр) ветеринария хезмәтенә һәм торак пункт администрациясенә хәбәр итәргә кирәк;
  • Кош гриппы авыруы кешегә йокмасын өчен шәхси гигиена чараларын үтәргә, йорт һәм кыргый кошлар белән аларның күпләп җыелу урыннарында – урамнарда, базарларда, сулыкларда, шулай ук кош каурыйларын һәм биологик калдыкларын кул белән тотмаска, контакт булган очракта гигиена һәм дезинфекция чараларын күрергә кирәк;
  • Теркәлмәгән, санкциясез сәүдә урыннарында, интернет-кибетләр аша кош сатып алу тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International