Ветеринария белгечләре кош гриппын булдырмау чараларын үтәргә һәм үсеп җиткән кош-кортны вакытында чалырга киңәш итә

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ветеринария белгечләре катнашында "Көзге чорда республика территориясенә югары патогенлы кош гриппы үтеп керүне һәм таралуны булдырмау турында" матбугат очрашуы узды.

Журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасының Баш дәүләт инспекторы Евгений Иванов, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков катнашты.

Габделхак Мотыйгуллин билгеләп үткәнчә, Россия территориясендә кош гриппы буенча хәл тыныч түгел. Кош гриппы учаклары агымдагы елда Әстерхан, Ростов, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Краснодар краенда, Дагыстан һәм Тыва республикаларында ачыкланган.

Хәзер исә көз айларында күчмә кошларның көзге миграциясе сәбәпле, эре хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга инфекция эләгү куркынычы бар. Хуҗалыкларда кошларның сәламәтлеген һәм халыкның сәламәтлеген саклау максатыннан ветеринария белгечләре профилактик чараларны үтәргә һәм үсеп җиткән кош-кортны вакытында сугымга чалырга киңәш итәләр.

Кошлар гриппы инфекциясен профилактикалау һәм булдырмау максатыннан ветеринария белгечләре тарафыннан чаралар комплексы үткәрелә. Белгечләр билгеләп үткәнә, төп максат - эре кошчылык предприятиеләрен саклау. Кошчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга алдан ук хәстәрен күреп, милекне иминиятләштерергә киңәш итә ветеринария белгечләре. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International