ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

11 сентябрьдән Казанда традиция буенча көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрәчәк. Һәр атна шимбә көнне шәһәрнең һәр районында урнашкан 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш тауарлары сәүдәсе оештырылачак. Гадәттәгечә, ярминкәләрдә фермерлар шәһәр халкына юнь бәядән азык-төлек продукциясе тәкъдим итәчәк. Аерым алганда, ярминкәләр ит-сөт, балык, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктларына бай булыр дип көтелә.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Алексеевск зонасына керүче район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.

Аксубай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе-Баш ветеринария табибы вазыйфасына Хөснуллин Рәис Салих улы билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Аксубай район дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективына Рәис Салих улын тәкъдим итте.

Сарман районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе-Баш ветеринария табибы итеп Зарипов Салават Әшрафулла улы билгеләнде.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә мөгезле эре терлекләр лейкоз авыруы буенча 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән яңа ветеринария кагыйдәләре турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Бөгелмә районы ветеринария берләшмәсендә булды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең тикшерү-ревизия эшләре бүлеге башлыгы Илнур Галимҗанов җитәкчелегендәге ревизия комиссиясе эш визиты белән Бөгелмә районының ветеринария берләшмәсендә булды.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Лаеш районында эшлекле сәфәрдә иде. Иң элек ул район дәүләт ветеринария берләшмәсендo булды. Аннан ветеринария лабораториясе һәм участок ветеринария пунктлары эшен карады. Эшлекле очрашу вакытында ветеринария белгечләре көзге ветеринария-профилактика эшләре барышы турында фикер алыштылар.

2021 елның 1 сентябреннән Россиядә лейкоз, ящур һәм югары патогенлы кош гриппы белән көрәшү ысулларын җайга салучы яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керде. Өстәвенә, безнең илдә кош гриппы буенча ветеринария кагыйдәләрен беренче тапкыр расладылар.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Яңа Чишмә районында эшлекле сәфәре барышында гражданнарны кабул итте. Кабул итү чарасына Яңа Чишмә районыннан һәм якын-тирә районнар халкы сораулар белән мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International