9 сентябрьдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узачак

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Пәнҗешәмбе көнне, 9 сентябрьдә, 15:30 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Көзге чорда республика территориясенә югары патогенлы кош гриппы үтеп керүне һәм таралуны булдырмау" темасына матбугат очрашуы узачак.

Журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков катнашачак.

Кош гриппы авыруын республика чикләренәннән үтеп керүен кисәтү, авыру очракларын булдырмый калу эше республиканың ветеринария хезмәте, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәте, Россия кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау күзәтчелеге федераль хезмәте, Биологик ресурслар комитеты белгечләре белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Кызганычка каршы, соңгы елларда илдә грипп буенча хәл начарлана гына. Безнең республикада да авыру очраклары булмый калмады. Хәзерге вакытта уртак көч һәм профилактика нәтиҗәсендә республикада кош гриппы буенча эпизоотия вәзгыяте имин.

Кош гриппы инфекциясен кисәтү һәм авыру очракларын булдырмау максатыннан ветеринария белгечләре тарафыннан күптөрле чаралар күрелә. Әлбәттә, төп максат - эре кошчылык предприятиеләрен яклау.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, көзен, күчмә кошларның миграция чоры вакытында, эре хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга авыру эләгү куркынычы зур. Хуҗалыкларда кошларның сәламәтлеген һәм үз чиратында халыкның сәламәтлеген саклау максатыннан ветеринария белгечләре профилактика чараларын төгәл үтәргә киңәш итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International