Шимбә көнне, 11 сентябрьдә Арча районында Яңа Кырлай авылында татар халкының милли традицияләренә нигезләнгән бәйрәм – Ат көне узачак. Бу көнне ат чабышлары, ат спорты ярышлары үткәрелә. Тантананың ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән.
Ат чабышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ярдәме белән уздырыла.
«Ат көне» чарасы кысаларында чиста токымлы, ярым яхшы токымлы һәм җирле токымнарны чабыштыру һәм «Аударыш»атларда көрәш буенча конкурс үткәрү планлаштырылган. Кыска дистанцияләрдә, ике километрга кадәр, «авыл егетләре» чабышларында татар токымлы атлар ярышачак. Приз фонды ике миллион сумга якын.
Шулай ук үзенчәлекле конкурслар да булачак: арбага ат җигү тизлегенә конкурс, «Авыл снайперы», «Кумысмен», рәсем конкурсы, атлар келәменә мастер-класс, билбау көрәше, «өчпочмак» милли камыр ризыклары буенча Чемпионат, концерт һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
Барлык теләүчеләрне дә ат-спорт бәйрәменә кушылырга чакырабыз! Чөнки татар рухы һәм ат - ул аерылгысыз бербөтен.