Алмаз Хисаметдинов Кемерово өлкәсе – Кузбасс Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Алексеев белән очрашты

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәрәҗәле кунак, Кемерово өлкәсе – Кузбасс Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Алексеев булып китте. Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов кунакны шәхсән үзе каршы алды, идарә буенча танышу экскурсиясе үткәрде, шулай ук ул Татарстан Республикасының Ветеринария хезмәте эшчәнлеге белән таныштырды. Республика турында сөйләгәндә, Алмаз Хисаметдинов, бүген Татарстанның алдынгы һәм икътисади яктан уңышлы төбәк булуын һәм республиканың барлык тармаклар буенча зур үсеш алуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, Кузбасс Хөкүмәте рәисенең мәдәният, спорт һәм туризм мәсьәләләре буенча урынбасары Сергей Алексеев Казанга 4-11 сентябрьдә узучы Беренче БДБ илләре уеннары кысаларында эш визиты белән килгән иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International