Мәгълүм булганча, Россиядә 17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Татарстан Республикасында тавыш бирү көннәрендә 2810 сайлау участогы ачылачак. Коронавирус пандемиясе шартларында иң мөһим бурыч – сайлаучылар сәламәтлеген саклау һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итү.
Традиция буенча Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте булачак сайлауларда бөтен республика буенча тавыш бирү участокларында санитар эшкәртү тәэмин итәчәк һәм республиканың барлык сауйлау участокларында да дезинфекция өчен ветеринария хезмәте җавап бирәчәк.
9 сентябрь көнне Казан территориясендә сайлаулар вакытында дезинфекция чаралары, сиптергечләр һәм эпидемиология иминлеген тәэмин итү чаралары презентациясе узды.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина белән бергә, сайлау көннәрендә сайлау участокларының ничек эшләяәчәген күрсәттеләр.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, Татарстанның сайлау системасы өч көнлек тавыш бирүне үткәрүгә тулысынча әзер. Төп басым – сайлаучылар сәламәтлеге өчен куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм бөтен антиковид чараларны үтәүгә юнәлдерелә.
Исегезгә төшерәбез, 17, 18 һәм 19 сентябрьдә бөтен ил буйлап сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү узачак. Шулай ук Татарстанда аерым округларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау узачак.