ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Кайбыч, Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Баулы районнары ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә видеоконференция режимында үтте.  

Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты. 

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, республика районнарындагы ветеринария берләшмәләрендә үткәрелгән ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Апас һәм Кукмара районнарының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.


10
декабрь, 2021 ел
җомга

10 декабрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара хайваннар хокуклары көне билгеләп үтелә. 33 ел элек, 1998 елда яки кеше хокуклары декларациясенә кул куелуның 50 еллыгында, «хайваннар хокукларының гомуми декларациясе»кабул ителгән иде. Әлеге көн җир йөзендәге барлык тереклек ияләренең яшәргә һәм төрле газаплардан яклауга лаеклы икәнен билгеләп үтү максатын күзаллый.

Бүгенге көнгә Россия Федерациясе территориясендә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия хәленә түбәндәге үзгәрешләр кертелде. 2021 елның 22-28 ноябрендә 6 Африка дуңгыз чумасы авыруы очрагы һәм 5 инфекцияле объект исәпләнә:


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең Апас районы территориаль бүлеге консультанты вакантлы вазыйфасына бәйге узды. 

Россия Президенты Владимир Путин Россия авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаганда ветеринария контроле өлешендә Россия алган йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итә торган законга кул куйды. Бу йөкләмәләр Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы вакытында алынды.

Россиядә Африка дуңгызлар чумасы афәте аркасында авыл хуҗалыгы дуңгызчылык предприятиеләрендә бер елдан аз гына артык вакыт эчендә бер миллионга якын дуңгызны юк итәргә туры килгән.


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Россельхознадзор сайлап алынган витамин үрнәкләренең сыйфатына туры килмәве аркасында Россиядә  җитештерелә торган хайваннар өчен ике төрле витамин препаратларын сатудан алды. 

Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кешенең аеруча куркыныч авырулары (туберкулез, бруцеллез, лейкоз, лептоспироз һ.б.) барлыкка килүгә юл куймау максатларында республиканың ветеринария хезмәте тарафыннан терлекләрне алып кайтканда һәм чыгарганда барлык ветеринария кагыйдәләренең үтәлеше контрольдә тотыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International