2022 елның 1 мартыннан Россиядә су биоресурсларына ветеринария-санитария экспертизасының яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының боерыгы 30 ноябрьдә Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде. Документ белән Хокукый мәгълүматның рәсми порталында танышырга мөмкин.
Россия кошчылык союзы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә нәселле йорт кошларын йогышлылыгы югары булган кош гриппына каршы вакцинацияләүне рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Әмма вакцинация барыбер кошчылык фабрикаларында кош гриппыннан 100 процентка сакланмаячак, дип хәбәр иттеләр хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгендә.
Татарстанның ветеринария хезмәте күзләре начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче кешеләргә ярдәм итүче этләрнең хуҗалары өчен "Ике йөрәк бергә атлый" фестивале кысаларында узган түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара республиканың дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Алабуга районында булды. Дуңгызларда африка чумасы вирусының үтеп керүенә юл куймау кысаларында, биредә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе катнашында "Түбән Кама" милли паркында кабан дуңгызлары санын киметү буенча очрашу узды.
Антибиотикларны азык һәм азык өстәмәләрендә кулланудан кошчылык фабрикасы 2008 елда ук баш тарткан. Шул вакыттан бирле ел саен вакцинопрофилактика һәм бройлерларны ирекле тоту хисабына кош-кортны дәвалауда антибиотиклар куллануны киметәләр.
Актаныш районында "Нур" терлекчелек хуҗалыгында үсемлекчелек һәм терлекчелектәге эшләрнең торышын өйрәнү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарага хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре чакырылган иде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы кошларының йомыркаларын һәм йомырка продукциясен эшкәртү һәм сату өчен билгеләнгән ветеринария-санитария экспертизасын билгеләү һәм уздыру кагыйдәләрен раслау турында боерыкны теркәде.Әлеге яңа документ белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.
Агымдагы елның ноябрь аенда Россиядә хайваннар арасында котыру авыруының 43 очрагы ачыкланды. Бу октябрь ае белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк, ул вакытта 86 шундый очрак теркәлгән. Әлеге «Ветеринария һәм тормыш» белешмәләрен, «Сирано» системасы мәгълүматы мониторингыннан чыгып, Россельхознадзор үзәк фәнни-методик лабораториясендә бирделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рәсми сайтында "Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге" бүлегендә Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә карата тикшерүләр (контроль чаралар) уздырганда кулланыла торган тикшерү кәгазе"н (контроль мәсьәләләр исемлеге) раслау турында проект урнаштырылды.
Татарстан Республикасы территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч һәм башка авыруларын кертмәү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән терлекләрне сатып алу һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр өчен аңлату чаралары уздырыла.