Республиканың ветеринария хезмәте терлекләрне алып кайтканда һәм читкә чыгарганда санитария кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тота

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кешенең аеруча куркыныч авырулары (туберкулез, бруцеллез, лейкоз, лептоспироз һ.б.) барлыкка килүгә юл куймау максатларында республиканың ветеринария хезмәте тарафыннан терлекләрне алып кайтканда һәм чыгарганда барлык ветеринария кагыйдәләренең үтәлеше контрольдә тотыла.

Малларны кабул иткәндә ветеринария белгечләре тарафыннан ветеринария-озату документлары тикшерелә, китерелгән терлек, һичшиксез, карантинга 21 көннән алып 30 көнгә кадәр куела һәм ветеринария-профилактика тикшерүләре үткәрелә. Бу хайваннар җентекле ветеринария карап тикшерүенә һәм мәҗбүри тикшерелүгә дучар ителә. Мөгезле эре терлек булган очракта, бруцеллезга, туберкулезга, лептоспирозга, лейкозга, вибриозга һәм трихомонозга лаборатор анализлар үткәрәләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе искәрткәнчә, барлык терлек хуҗалары, милек рәвешләренә карамастан (шәхси ярдәмче хуҗалык, КФХ), ветеринария законнары таләпләрен һәм хайваннарны сату һәм ташу кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International