Россиядә бер ел эчендә бер миллионга якын дуңгызны юк итәргә туры килгән

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Россиядә Африка дуңгызлар чумасы афәте аркасында авыл хуҗалыгы дуңгызчылык предприятиеләрендә бер елдан аз гына артык вакыт эчендә бер миллионга якын дуңгызны юк итәргә туры килгән.

Бу хакта «Дуңгызчылык-2021» XIII Халыкара фәнни – гамәли конференциясендә чыгыш ясаганда Илкүләм дуңгызчылык берлеге генераль директоры Юрий Ковалев белдерде.

Берлек башлыгы эре дуңгызчылык комплексларында Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия хәленең 2020 елның ноябрендә начараюын билгеләп үтте. Шул вакыттан бирле дуңгызчылык авыруы таралуга каршы көрәш өчен бер миллионга якын дуңгызны юк итәргә мәҗбүр булган. "Моннан алдагы 10 ел эчендә без моңа кадәр 2 млн дуңгыз терлеген яндырып юк иттек", – дип өстәде Юрий Ковалев.

Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә терлекләрнең баш саны югалу сәбәпле, ит җитештерү тармагы 300 мең тонна ит кертемен югалтачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International