ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Германиядән Алабуга районына 50 баш нәселле Европа боланнарының чираттагы партиясе килде. Татарстан территориясенә хайваннарны кертү республиканың ветеринария хезмәте тарафыннан контрольдә тотыла. Куркынычсызлык максатларында терлекләр карантинга куелды, транспорт чарасы дезинфекцияләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария учреждениеләренә ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше буенча чираттагы киңәшмә узды.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

Республиканың ветеринария табиблары пландагы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы көзге чараларны үтәү буенча эшне төгәлләделәр. Кагыйдә буларак, 1 декабрьгә бу чаралар тәмамлана һәм эшкә йомгак ясала. Профилактика чаралары республика территориясендә санитар-эпидемиология таләпләре буенча эпизоотия иминлеген тәэмин итү максатларында елга ике тапкыр үткәрелә.


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмаларның эш нәтиҗәләре буенча чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә тагын бер мәртәбә республика хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрне саклау мәсьәләсен күтәрделәр. Әлеге мөһим мәсьәлә турында ТР Министрлар Кабинетының дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сөйләде. Ул агымдагы елның 11 аенда мөгезле эре терлекләрнең сакланышына анализ ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмаларның эш нәтиҗәләре буенча чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Республиканың ветеринария табиблары пландагы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы көзге чараларны үтәү буенча эшне төгәлләделәр. Бу чаралар республика территориясендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында елга ике тапкыр уздырыла.

2023 елның 1 мартыннан Россия тарафыннан экспортлана торган терлекчелек продукциясен ветеринария контроле буенча алынган йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин итә торган № 397-ФЗ закон үз көченә керә. Бу йөкләмәләр Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы вакытында алынды. Терлекчелек продукциясен экспортка җибәрүче предприятиеләрне тикшерүне Россельхознадзор үткәрәчәк.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Дөньяда йогышлылыгы югары булган кош гриппы буенча эпизоотия вазгыяте начарлануын дәвам итә. 4 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында дөньяның 24 илендә йогышлылыгы югары булган кош гриппының 342 яңа очрагы теркәлде. Иң күп авыру очраклары Нигериядә ачыкланган, биредә рәсми рәвештә 150 очрак теркәлгән. Шулай ук Италиядә кош гриппының 63 яңа очрагы катлаулы эпизоотия вазгыятенә сәбәп булган.

Россельхознадзор Германия һәм Чехия территорияләрендәге кошчылык һәм тере кошлар продукциясен кертүгә вакытлыча чикләүләр кертте. Сәбәбе - бу илләрдә югары патогенлы кош гриппының яңа очраклары ачыклану. Чикләү чаралары Россиягә вирус кертүне булдырмас өчен кирәк, дип аңлаттылар Россельхознадзорда. 4-10 декабрь көннәрендә Германиядә кош гриппының сигез яңа очрагы теркәлгән, Чехиядә исә өч очрак.

Хуҗасыз этләрдә сәбәпсез агрессияне ачыклау тәртибен билгеләү тәкъдиме белән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттеләр. Мондый закон инициативасын Самара губерна думасы депутатлары Дәүләт Думасына җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International