Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында участок ветеринария пунктлары, лабораторияләр эшчәнлеге тикшерелде. Аеруча төп игътибар эпизоотиягә каршы чараларның үтәлешенә һәм "Меркурий" Федераль дәүләт мәгълүмат системасы белән эшчәнлеккә анализ ясалды.