Ветеринария берләшмәләрендә үткәрелгән ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, республика районнарындагы ветеринария берләшмәләрендә үткәрелгән ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Апас һәм Кукмара районнарының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.

Фикер алышуда Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, идарәнең бүлек җитәкчеләре һәм Апас, Кукмара районнарының баш ветеринария табиблары катнашты.
Биредә финанс-хуҗалык өлкәсенә кагылышлы сораулар һәм ветеринария белгечләренең эшчәнлеге турында сүз алып бардылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International