Район ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында киңәшмә узды

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Кайбыч, Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Баулы районнары ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә видеоконференция режимында үтте.  

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары, шулай ук район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветсанэкспертлар катнашты.

Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге әйдәүче киңәшчесе Ирина Тарутина анализ ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International