Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең Апас районы территориаль бүлеге консультанты вакантлы вазыйфасына бәйге узды.
Вазыйфага кандидатларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендәге конкурс комиссиясе бәяләде.
Комиссия составында шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире Илгиз Мадышев һәм Идарәнең бүлек башлыклары катнашты. Апас территориаль бүлегенең булачак консультанты вазыйфага шәхси әңгәмә нәтиҗәләре буенча сайланачак.