10 декабрь — Халыкара хайваннар хокуклары көне

2021 елның 10 декабре, җомга

10 декабрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара хайваннар хокуклары көне билгеләп үтелә. 33 ел элек, 1998 елда яки кеше хокуклары декларациясенә кул куелуның 50 еллыгында, «хайваннар хокукларының гомуми декларациясе»кабул ителгән иде. Әлеге көн җир йөзендәге барлык тереклек ияләренең яшәргә һәм төрле газаплардан яклауга лаеклы икәнен билгеләп үтү максатын күзаллый.

Бу көнне игелекле эшләргә багышлау өчен менә дигән сәбәп. Хуҗасыз этләр, мәчеләр приютына барып, андагы хезмәткәрләргә булышу, андагы хайваннарны карау-ашату белән көн үткәрергә, хуҗалык кураторларына ярдәм итәргә, авыручы хайваннарны клиникага илтергә яки акчалата ярдәм итәргә мөмкин. Чөнки приютларның күбесе бары тик иганә акчасына гына көн күрә. Һәм шуны онытмасак иде: хуҗасыз хайваннар үзләреннән-үзләре барлыкка килми, хуҗасыз калган хайваннар өчен һәорвакыт кешеләр җаваплы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сукбай хайваннарны дәвалау һәм реабилитацияләү белән шөгыльләнүче күп кенә приютлар эшли. Бу проектлар күпчелек очракта республиканың битараф булмаган кешеләре көче белән тормышка ашырыла һәм әлеге приютлар һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ. Биредә һәрвакыт хайваннарга азык, медикаментлар, акчалата ярдәм һәм волонтерлар хезмәте сорала. Приютларга эләккән барлык хайваннар иң элек ветеринария табиблары кулы аша уза: вакцинация, стерильләштерү һәм паразитлардан чистарту чаралады иң беренче таләпләр.

Түбәндәге приютлар исемлеге эт яки мәче алырга теләүчеләр өчен:

1. Мәчеләр өчен «Люськин дом» приюты. Казанда урнашкан.

2. Этләрне тернәкләндерү үзәге. Телефон: +7 (927) 434-82-37
Питрәч районының Кавалы авылында урнашкан.

3. Песиләр һәм этләр өчен «Помоги Дворняге» приюты
Рәсми сайт: doghelpkazan.com
Казанда урнашкан.

4. Хайваннар өчен Мини-приют
Телефоннар: +7 (927) 032-59-50; +7 (917) 870-34-35
Казанда урнашкан. Приюттан хайванны алганда килешү төзелә һәм 500 сум взнос түләргә кирәк булачак.

5. Песиләр һәм этләр өчен «Теремок Забота» приюты
Телефоннар: +7 (843) 253-14-61; +7 (843) 260-84-25. Казанда урнашкан. Инде ун ел «ЗооЗабота» оешмасы Казан халкына дүрт аяклы дусларны стерильләштерү һәм дәвалау белән ярдәм итә.

6. Этләр өчен «Преданные сердца Казани» приюты
Телефон: +7 (937) 773-37-95. Лаешта урнашкан.

7. Песиләр өчен Мини-приют «Песи». Телефон: +7 (905) 021-91-70. Казанда урнашкан.

8. Песиләр һәм этләр өчен «мәчеләр һәм песиләр»приюты. Телефоннар: +7 (906) 112-16-16; +7 (905) 026-28-28; +7 (962) 554-77-55. Яшел Үзән районының Әйшә авылында урнашкан.

9. Песиләр һәм этләр өчен Мини-приют. Телефон: +7 (950) 323-64-46
Бу приют Казанда 2014 елдан бирле эшли.

10. Этләр өчен «Земля Надежды». Телефон: +7 (987) 416-63-98. Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында урнашкан.

Приютлар финанс ярдәм, азык, дарулар яки теләге булган кешеләргә бик рәхмәтле һәм алар әледән-әле ярдәм итүчеләргә мохтаҗ. Биредә үз хуҗаларын йөзләгән песи һәм эт көтә, барысы да сәламәт һәм стерилизацияләнгән. Аларның берәрсен бәхетлерәк итү һәм өйгә алу өчен ике генә нәрсә таләп ителә - җаваплылык һәм хайваннарны ярату хисе кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International