Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә Мамадыш район ветеринария берләшмәсендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләрен тикшерүдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм Мамадыш районының баш ветеринария табибы Руслан Котдусов катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасының район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, Казан шәһәре дәүләте ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев, Идарә бүлекләре башлыклары һәм Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашында узды.
Бүген Сарман һәм Тукай районнарында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы азагында Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, ул Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Утырыш барышында агросәнәгать комплексының 2022 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы эшендә катнаша.
Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге этләр һәм мәчеләр өчен яңа комплекслы вакциналарны быел ук чыгара башлаячак, дип хәбәр итте әлеге оешма директоры Роман Рыбин. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бүген Россия базары чит ил компанияләренең йорт хайваннары өчен кайбер төр препаратларны китерүдән баш тартуы аркасында үзебезнең аналогларга мохтаҗ.
2023 елның 6-7 мартында Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә «ТатАгроЭкспо» АПК казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. Россия буенча 200 компания 30 мең м² дан артык мәйданда 2 көн дәвамында авыл хуҗалыгы техникасын, нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек өчен җиһазлар һәм чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төргәкләү эшләнмәләрен күрсәтәчәкләр.