Яр Чаллы зонасының район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды

2023 елның 10 марты, җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасының район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Эштә баш ветеринария идарәсе бүлеге башлыклары, Чаллы шәһәре, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә районнары дәүләт ветеринария берләшмәләренең баш ветеринария табиблары, шулай ук лаборатория мөдирләре һәм терапевтлар катнашты.

Эш барышында участок ветеринария пунктлары һәм ветеринария берләшмәләре лабораторияләре эшен анализладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International