Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы эшендә катнаша. Киңәшмә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Агросәнәгать комплексының 2022 елгы эшенә йомгаклар ясала һәм 2023 елга бурычлар куела.