Яшел Үзән районы ветеринария табибы "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнде

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы азагында Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында - Зеленодольск районының "Кызыл Шәрык" акционерлык җәмгыятендә эшләүче Рус Әҗиле авылының ветеринария табибы, Таһиров Илфат Рәшит улы да бар. Ул "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International