Сарман һәм Тукай районнарында йогышлы хайван авыруларын кисәтү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман һәм Тукай районнарында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендә үтте.

Эш барышында районнарның баш ветеринария табиблары, терлек һәм кош-корт сату һәм ташу буенча шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, Сарман һәм Тукай районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Россельхознадзор һәм Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы территориясендә дуңгызларның африка чумасы, кош гриппы инфекциясе һәм эре мөгезле терлек авырулары керүгә юл куймау буенча чараларның үтәлешен карадылар.

Шулай ук башкарма хакимият органнарының хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар барлыкка килүен кисәтү һәм бетерү буенча муниципаль махсус комиссияләр белән үзара хезмәттәшлеге, аларга кирәк булганда эпизоотик иминлекне тәэмин итүгә һәм авырулар барлыкка килүен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны үтәүдә методик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International