"Казан Экспо"да «ТатАгроЭкспо» АПК казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

2023 елның 6-7 мартында Казан Экспо Халыкара күргәзмә үзәгендә «ТатАгроЭкспо» АПК казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза. Россия буенча 200 компания 30 мең м² дан артык мәйданда 2 көн дәвамында авыл хуҗалыгы техникасын, нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек өчен җиһазлар һәм чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төргәкләү эшләнмәләрен күрсәтәчәкләр. Эшлекле программаның төп вакыйгасы гадәттәгечә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International