Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге этләр һәм мәчеләр өчен яңа комплекслы вакциналарны быел ук чыгара башлаячак, дип хәбәр итте әлеге оешма директоры Роман Рыбин. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бүген Россия базары чит ил компанияләренең йорт хайваннары өчен кайбер төр препаратларны китерүдән баш тартуы аркасында үзебезнең аналогларга мохтаҗ.
Институт йорт хайваннары өчен яңа вакциналар эшли, бу препаратларны быел теркәргә планлаштыралар. Сүз институт галимнәре эшли торган йорт хайваннары өчен ике яңа вакцина турында бара. Этләр өчен кцина "Карникан-5" дип атала. Бу ассоциацияләнгән вакцина. Препарат этләрне парвовир һәм коронавир энтеритлар чумасыннан, аденовируслы инфекцияләр, котыру авыруыннан саклаячак. Институтта эшләнә торган мәчеләр өчен вакцина "Карнифел" дип атала. Препарат шулай ук комплекслы булачак, хайваннарны панлейкопениядән, калицивироздан һәм вируслы ринотрахеиттан саклау өчен каралган.