Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең йомгаклау киңәшмәсе узды

2023 елның 10 марты, җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, Казан шәһәре дәүләте ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев, Идарә бүлекләре башлыклары һәм Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашында узды.

Коллегия эшендә Казанның ветеринария берләшмәсе һәм ветеринария клиникаларының узган елгы эшчәнлегенә анализ ясалды һәм нәтиҗәләр ясалды. Дәвалау-профилактика, эпизоотиягә каршы юнәлеш нәтиҗәләре турында докладлар тыңланды, шулай ук ветеринария-санитария экспертизасы, ветеринария контроле һәм башкалар эшенә йомгак ясалды. Казан шәһәре Башкарма комитеты белән ветеринария хезмәте арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International