Мамадыш район ветеринария берләшмәсендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 10 марты, җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә Мамадыш район ветеринария берләшмәсендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләрен тикшерүдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм Мамадыш районының баш ветеринария табибы Руслан Котдусов катнашты.

Ревизия буенча фикер алышу Мамадыш район дәүләт ветеринария берләшмәсенә бару нәтиҗәләре буенча узды. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International