ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан радиосы»нда туры эфирда чыгыш ясады. Алып баручы Рәзин Нуруллин белән әңгәмә барышында республикадагы һәм гомумән Россия Федерациясендәге эпизоотия вазгыятенә кагылышлы мәсьәләләр, аерым алганда, күчмә кошларның язгы миграциясе чорында кош гриппы вирусының үтеп керү куркынычы һәм африка дуңгыз чумасын кисәтү чаралары турында сөйләштеләр.

Россельхознадзорның «Хорриот» системасына хәзерге вакытта 2,1 млн хайван һәм 33 мең хайван төркеме турында мәгълүмат кертелгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хайваннарны идентификацияләү мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Думасы подкомитеты утырышы нәтиҗәләре буенча хәбәр итә. Хайваннаны төркемнәрдә исәпкә алуда 902,6 млн. хайван каралган.


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Россиядә быелның башыннан алып 13 мартка кадәр 8 Африка дуңгыз чумасы очагы теркәлгән, бу Россельхознадзорның мәгълүмати-аналитик үзәге күзәтүеннән күренә. Иң күп яңа авыру чыганаклары кыргый табигатьтә ачыкланган. Аларның өчесе Әстерхан өлкәсендә билгеләнгән, бер очрак буенча Курск, Кострома өлкәләрендә һәм Приморье краенда теркәлгән.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаучы чыгарылыш студентлары өчен 17 мартта "Вакансияләр ярминкәсе" узачак. Чарада район дәүләт ветеринария берләшмәләре, «Красный Восток Агро», «Ак Барс холдинг», «АПК Азык-төлек программасы», "Комос групп" кебек эре агросәнәгать комплекслары, терлекчелек хуҗалыклары һәм кошчылык фермалары вәкилләре студентлар белән очрашачак.


14
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Баулы районында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

4-10 мартта дөньяда 288 яңа югары патогенлы кош гриппы очрагы теркәлгән. Бу мәгълүматлар Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеге саклау оешмасыннан алынган.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Республика районнарында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының республика территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссияләрнең чираттан тыш утырышлары уза.

Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Ветеринария табибы» программасы буенча белгечләрне яңадан әзерләү буенча укулар башланды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин курсларны ачуда катнашты, студентларны сәламләде һәм барысына да уңышлы укуларын теләде.

Россиядә җитештерелә торган ветеринария препаратларына ихтыяҗ арта һәм Россия компанияләре импортны алмаштыру кысаларында актив эшлиләр. Бу хакта Nita-FARM компаниясе директоры, химия фәннәре кандидаты Олег Жуков сөйләде.

Казанда һәм республикада 18 мартта традиция буенча язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек ихтыяҗның азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатын күзаллаган ярминкә мәйданчыклары һәр шимбә, иртәнге сәгать 6дан 12гә кадәр эшләячәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International