Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы «Матди тәэмин итү станциясе» дәүләт бюджет оешмасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Хәбипов Радик Азат улы билгеләнде. Моңа кадәр Радик Хәбипов Республика ветеринария лабораториясе директоры урынбасары булып эшләгән иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов бүген коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итте.