Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, шулай ук лаборатория мөдирләре һәм терапевтлар катнашты.
Эш барышында Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Актаныш районнары дәүләт ветеринария берләшмәләре эшчәнлеген, участок ветеринария пунктлары, ветеринария лабораторияләре эшен анализладылар.