Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге коррупцияне кисәтүгә карата республика форумында катнашты

2022 елның 9 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов коррупциягә каршы республика форумы кысаларында коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча ачык дискуссиядә катнашты.

Чараның максаты - җәмгыятькә әлеге күренешнең куркыныч булуын аңлату һәм аңа коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарда каралган барлык инструментлар спектрын каршы кую кирәклеген күрсәтү.

Форумның дискуссия утырышы Авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь комплекс, мәгариф, экология, ритуаль хезмәтләр, халыкка медицина хезмәте күрсәтү һ.б. өлкәләрдә коррупция куркынычлары турында фикер алышуга багышланган иде. Утырышның дискуссия өлеше нәтиҗәләре коррупциягә каршы чараларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп юнәлешләрне билгеләү булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International