Дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга африка чумасы вирусын кертмәү өчен бик җаваплы карарга кирәк!

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотик хәлләр начар булу сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кисәтә: дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның милекчеләренә, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләренә һәм хезмәт күрсәтүче персоналына хуҗалыклар территориясенә чума вирусын кертмәү өчен бик җаваплы булырга киңәш ителә!

Дуңгызчылык хуҗалыкларының ябык режимда эшләвен тәэмин итәргә, кыргый фаунадан үз хуҗалыгына инфекция китермәс өчен урман массивларына баруны булдырмаска, термик азык эшкәртүне, дуңгызлар тотылган бүлмәгә керү алдында кием һәм аяк киемен дезинфекцияләү һәм алыштыруны үткәрергә, ветеринария һәм санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында барлык ветеринария таләпләрен үтәргә кирәк.

Уяу һәм бик игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International