Илдар Ногманов Яңа Чишмә районы мәктәп укучылары өчен "Цифра дәресе" үткәрде

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә муниципаль районы Екатерина авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары өчен "Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә ничек эшмәкәр булырга?" һәм "Видеотехнологияләр" темалары буенча "Цифра дәресе" үткәрде.

Балаларны Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Луиза Исхакова да сәламләде.

Илдар Ногманов балаларга видеотехнологияләрнең соңгы гасырда ничек куәтле сикереш ясавы турында сөйләде — хәрәкәтләнүче рәсемнәр белән беренче приборлардан алып хәзерге заман видеосервисларына кадәр, әлеге вакыт аралыгында нинди видеотехнологияләр узуы һәм аларның үсешен нинди һөнәр вәкилләре алып баруы турында. Балалар белән заманча видеотехнологияләрнең ничек оештырылуы, алгоритмнарны аңлау, кулланучыга нинди видео тәкъдим итү һәм видеотехнологияләрен булдыру һәм үстерү өстендә нинди белгечләр эшләүве хакында фикерләштеләр. 

Бигрәк тә укучылар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уңышлы эшкуарның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәм уңышка ирешү юлында төп факторлар турында кызыксынды.

Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә рәвешендә узды, йомгак ясап, укучылар төркемле практик эш башкардылар.

Билгеле булганча, "Цифра дәресе» - укучыларга әйдәп баручы технологик компанияләрдән белем алырга, цифралы икътисад күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерергә мөмкинлек бирүче Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында тормышка ашырыла. Дәресләр укучыларга технология һәм программалаштыру белән бәйле һөнәрләр дөньясында үз урыннарын табарга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International