Апас районында терлекчелек буенча зона семинары узды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында терлекчелек буенча зона семинарлары үз эшен башлады, беренче семинар Теләче районында узган булса, бүген авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре Апас муниципаль районында җыелышты. Бүгенге киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, сигез муниципаль районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары һәм районнарның баш ветеринария табиблары, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Күргәзмәдә җитештерү предприятиеләре яңа эффектив технологияләр, җиһазлар, инструментлар, ветеринария препаратлары, азык өстәлмәләре тәкъдим итте.

Семинарда 2022 елның 9 аенда терлекчелек йомгакларына анализ ясадылар, киләсе елга бурычлар куйдылар, сөт җитештерү, кукуруз үстерү һәм әзерләү, терлек үрчетү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Әлеге семинарлар республиканың барысы 5 зонасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International