Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Россиядә маркировкаланырга һәм исәпкә алынырга тиешле хайваннар исемлеген эшлиләр

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясенең «Ветеринария турында»гы законына үзгәрешләр кертү хакында 2022 елның 28 июнендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә маркировкаланырга һәм исәпкә алынырга тиешле хайваннар исемлеген билгеләргә кирәк. Әлеге акт хәзерге вакытта эшләнә һәм 2024 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш», – дип аңлатма бирделәр авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Министрлыкта идентификацияләнергә һәм исәпкә алынырга тиешле хайваннарның элеккеге исемлеге (Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 22 апрелендәге 161 номерлы боерыгы) 2024 елның 1 мартыннан үз көчен югалткан дип танылачак, дип өстәделәр.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның июнь ахырында президент хайваннарны маркировкалау һәм исәпкә алу кагыйдәләрен билгеләүче ветеринария турындагы законга төзәтмәләр пакетына кул куйды. Бу закон авыл хуҗалыгы хайваннарын маркировкалауга гына кагыла, һәм ул эре терлекчелек комплекслары өчен дә, тавыклар, дуңгызлар яки сыерлар тотылган шәхси хуҗалыклар өчен дә мәҗбүри булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International