Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга муниципаль районында узган терлекчелек буенча зона семинары эшендә катнашты. Берничә районны берләштергән чираттагы зур киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үтте. Киңәшмәдә муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм районнарның баш ветеринария табиблары, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинарда Алмаз Хисаметдинов хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү, импортлы ветеринария препаратларын үз илебездә җитештерелә торганнары белән алыштыру һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын цифралы тамгалау буенча алда торган бурычлар турында сөйләде. Шулай ук киңәшмәдә алдынгы цифралы технологияләрне куллану ысулы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, 2022 елның 9 аенда терлекчелек нәтиҗәләрен анализладылар, сөт җитештерү һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча тәҗрибә алыштылар. Шулай ук биредә җитештерү предприятиеләре күргәзмәсе оештырылган иде, алар яңа эффектив технологияләр, җиһазлар, инструментлар, ветеринария препаратлары, азык өстәмәләре тәкъдим иттеләр.