Бүген «Казан Агросәнәгать паркы» лабораториясендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары ветеринария экспертлары аттестациясе узды. Чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә аттестация комиссиясе эшләде.
Бүген аттестацияне Буа, Нурлат, Балтач, Әлмәт, Лаеш, Әгерҗе, Биектау, Кама Тамагы муниципаль районнарының ветсанэкспертлары үтте. Аттестациянең максаты-эшчәнлекне объектив бәяләү һәм аларның лаборатория хезмәткәрләренең биләгән вазифаларына туры килүен билгеләү. Аттестация кысаларында ветеринария табиблары хайваннар һәм үсемлекләр продукциясен ветеринария-санитария экспертизасының теоретик һәм практик белем нигезләрен ачалар. Ветеринария Баш идарәсе боерыгы нигезендә, итне тамгалау вәкаләте булган ветсанэкспертлар өчен планлы аттестация өч елга бер тапкыр үткәрелә.