ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе  урынбасары Илдар Ногманов Мөслим муниципаль районында булды. Эш сәфәре барышында ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хуҗин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән очрашты.

2022 елның 1 мартыннан атларның йогышлы анемиясе буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керәчәк. Документ 2028 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Яңа ветеринария кагыйдәләрен билгели торган 593 санлы Боерык рәсми интернет-порталда урнаштырылган. Яңа ветеринария кагыйдәләрендә атларның йогышлы анемиясенә шик булганда профилактикага, авыруны диагностикалауга, чараларга һәм карантин керткәндә чараларга мәҗбүри таләпләр бар. Әйтик, хуҗалыкка кергән атларда әлеге авыруны кисәтү өчен 30 көн карантинда тотарга кирәк.

14 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак. Чараның планнары һәм маршрут битләре эшләнде. Барлык исәпкә алучылар да халык санын алу символикасы төшерелгән фирма атрибутикасы белән тәэмин ителгән. Аларны Бөтенроссия халык санын алу эмблемасы төшерелгән жилет, шарф һәм сумка буенча танып белеп булачак. 


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты. Татарстан Республикасы территориясенә югары патогенлы кош гриппы вирусының һәм Африка дуңгыз чумасы вирусының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау темасына багышланган матбугат конференциясе күрше һәм чиктәш төбәкләрдә әлеге йогышлы авыруларның киң таралуы сәбәпле үткәрелде.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

"Алтын көз - 2021" XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте дәүләт бүләкләренә лаек булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ике алтын медаль һәм ике бронза медаль белән бүләкләнде. 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.


8
октябрь, 2021 ел
җомга

ТР Министрлар Кабинетынң Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең федераль хезмәте (Россельхознадзор) җитәкчесе Никита Лебедев рәислегендәге видеоконференцэлемтә форматында Бөтенроссия хайваннарны яклау фәнни-тикшеренү институты вәкилләре белән берлектә югары патогенлы кош гриппын кисәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

"Алтын көз - 2021" XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм Казан шәһәренең Ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтен тәкъдим итте. Бүген алар "Ветеринариядә актуаль трендлар" түгәрәк өстәл утырышында катнашты. "Алтын көз - 2021" форумы - илдә иң эре авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе.

Республиканың район дәүләт ветеринария берләшмәләрендә кош гриппы һәм Африка дуңгыз чумасы буенча гадәттән тыш хәлләр комиссияләре утырышлары узды. Киңәшмәләрне районнарның баш ветеринария табиблары һәм территориаль бүлекләр инспекторлары район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре белән берлектә үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International