Африка дуңгыз чумасы! Илдә эпизоотия вазгыяте бик киеренке

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, илдә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия вазгыяте элеккечә киеренке кала.

Африка чумасы вирусы республика территориясенә үтеп керүен, дуңгызчылык предприятиеләренә һәм авыл хуҗалыкларына зыян салуын булдырмый калу өчен кыргый кабан популяциясен мөмкин кадәр киметергә һәм дуңгызчылык хуҗалыкларының ябык режимда эшләвен тәэмин итәргә кирәк.

Республиканың ветеринария хезмәте Татарстан территориясенә кертелә торган дуңгызчылылк продукциясенең куркынычсызлык сыйфатына мониторинг үткәрә һәм ныклы контроль алып бара. Әлеге эш Африка дуңгыз чумасы вирусын иртә ачыклау, үтеп керүен һәм таралуын булдырмау максатыннан башкарыла.  

Ветеринария Үзәге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә йорт дуңгызлары арасында Африка чумасы буенча карантин режимында барлыгы 47 авыру чыганагы санала: Кострома, Брянск, Тверь, Липецк, Иваново һәм Псков өлкәләрендә, Калуга өлкәсендә, Чиләбе өлкәсендә, Пермь краенда һәм Марий Эл Республикасында, Амур өлкәсендә, Белгород, Түбән Новгород өлкәләрендә һәм Хабаровск краенда, Свердловск өлкәсендә. Шулай ук 51 инфекцияле объект теркәлгән. Ә кыргый фаунада дуңгызлар чумасы ачыкланган 28 урын карантинга ябылган. Болар - Чуваш Республикасында, Новгород, Владимир, Ярославль, Амур өлкәләрендәге территорияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International