Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Буа районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул биредә "Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слеты"нда катнашты.
Чарага фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм тармак ветераннары чакырылган иде. Кунакларны иң элек Буа районы администрациясе башлыгы Ранис Камартдинов сәламләде.
Алмаз Хисаметдинов үз чыгышында авыл хуҗалыгы алдынгыларына намуслы хезмәтләре һәм сыйфатлы продукцияләре өчен рәхмәт белдерде. Чара Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы сәнәгате белгечләрен бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Аларга дәүләт бүләкләре, грамоталар, дипломнар тапшырылды.