ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге консультанты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелегенең Чаллы территориаль бүлеге консультанты вакантлы вазыйфалар биләүгә конкурс узды. Кандидатларны үз вазыйфасына Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендәге конкурс комиссиясе бәяләде.


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Казанда хуҗасыз хайваннарны исәпкә алу чарасы башланды. Ветеринария академиясе студентлары укытучылар белән өч көн эчендә шәһәрнең сукбай этләр иң күп саналган ун участогын әйләнеп чыгачак. Алар этләрне фотога төшерәләр һәм тасвирлап теркәп куялар. Бүген волонтерлар Киров һәм Мәскәү районнарын йөреп чыктылар.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Йогышлы хайван авыруларның Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуын кисәтү буенча республика штабы” утырышында катнашты. Африка дуңгызлар чумасы буенча вазгыять турында фикер алышу буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында югары патогенлы кош гриппы буенча вазгыять турында фикер алышу киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Төмән өлкәсендә «А.А. Созонов исемендәге «Боровская» кошчылык фабрикасы» Иҗтимагый акционернык җәмгыяте ширкәтендә кош гриппы авыруы ветеринария законнарын үтәмәү, тиешле саклану чараларын үтәмәү сәбәпле дип белдерелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Менделеевск районында булды. Эшлекле очрашу барышында ул Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, кош гриппы вирусы таралу куркынычы турында мәгълүмат җиткерү, очыш кошларының көзге миграциясе белән бәйле рәвештә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе кисәтә: кош гриппы вирусы Татарстан чикләренә бик якын килде. Кош гриппы чыганаклары күрше һәм чиктәш республикаларда ачыклану сәбәпле, Татарстанда йогышлы авырулар буенча вәзгыять киеренке кала.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Алабуга районында булды. Эш сәфәренең максаты - халыкка мәгълүмат бирү һәм республика территориясенә кош гриппы вирусының үтеп керүен һәм таралуын кисәтү буенча эшләр үткәрү.

Россия хуҗалыкларының мөгезле эре терлекләр лейкозы авыруы арту аркасында күрелгән зыян елына 2,6 млрд сумнан 4,19 млрд сумга кадәр тәшкил итә икән. Бу хакта Росстат һәм РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) хәбәр итә. 2000 елдан 2019 елга кадәр, Россельхознадзорның мәгълүмат-аналитика үзәге мәгълүматлары буенча, лейкоз белән 930,8 мең баш эре мөгезле терлек авырый, сугымга 810,4 мең хайван тапшырылган. 2020 елда Россиядә лейкоз буенча 442 имин булмаган пункт теркәлгән.


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 18 октябреннән хайваннарны исәпкә алу һәм идентификацияләү максатыннан эшләп чыгарылган "Хорриот" системасы эксплуатациягә кертеләчәк. Бу хакта  Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәте хәбәр итә. Федераль күзәтчелек хезмәтендә аңлатуларынча, модульдә хайванның карточкасын ачып карау мөмкин булачак. Бу карточкага кулланучы терлек турында мәгълүмат кертә ала: уникаль номер, тамгалау чарасы, биологик төре, токымы һәм җенесе, туган көне, шулай ук Россиягә кертелү датасы. Моннан тыш, карточкада хайванны тоту максаты һәм урыны, хуҗасы һәм нәселе турында мәгълүматлар, вакцинация турында белешмәләр күрсәтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International