Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Биектау районындагы күчмә киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә-семинарда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Биектау муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм терлекчелек хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты. Эш сәфәре барышында Биектау районының “Бөреле Сөте” хуҗалыгы, “Садыйкова З.З.” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Әсән” , “Татмелиорация”, “Битаман” , “Ватан” АХП”, “Серп и Молот” хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар.
Киңәшмәнең икенче өлеше Биектау районы администрациясендә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Хисаметдинов катнашында узды. Чарада сөт терлекчелегендә җитештерү мәсьәләләре яктыртылды, эре мөгезле терлекләр лейкозы проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр, терлекчелектә терлекләрне ашатуның һәм азык-төлек сыйфатының әһәмияте турында, авыл хуҗалыгы терлекләренең авыруларын дәвалау һәм кисәтү юллары, туберкулез инфекциясен булдырмый калу ысуллары турында сөйләделәр.