Татарстанда Африка дуңгыз чумасы геномы табылган 786 кг ит продукциясе юк ителде

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасына Чувашия һәм Мордовиядән кертелгән ит продукциясендә Африка дуңгыз чумасы геномы ачыклану сәбәпле 786 кг продукция юк ителде. Әлеге казылык һәм ит продукциясе Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Аксубай, Кукмара, Саба, Түбән Кама, Минзәлә районнарының азык-төлек кибетләреннән алынды һәм яндыру ысулы белән үтильләштерелде.

Республика ветеринария лабораториясендә  һәм Татар дәүләт сынау лабораториясендә ит продукциясе пробаларын тикшерү нәтиҗәләре буенча, Чуваш Республикасының «Приволжские колбасы» ит эшкәртү предприятиесе һәм Мордовия Республикасының «Атяшевский» ширкәте казылык продуктларында Африка дуңгыз чумасы вирусы булуы расланды.

Республикага кергән шикле продукцияне "Меркурий" системасын ярдәмендә йогышлы продуктлар таралган сәүдә нокталарын тиз арада табылып, әлеге продукциянең партияләре юк ителде.

Татарстан территориясенә АЧС вирусын иртә ачыклау һәм кертмәү максатыннан, республиканың ветеринария хезмәте республика территориясенә кертелә торган дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясенең куркынычсызлык сыйфатына мониторинг алып бара һәм бу эшне ныклы контрольдә тота.

Мәскәүнең Ветеринария үзәге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә йорт дуңгызлары арасында Африка чумасы буенча 47 авыру чыганагы карантинга ябылган: Кострома, Брянск, Тверь, Липецк, Иваново һәм Псков өлкәләрендә – авыру табылган берәр урын, Калуга өлкәсендә 2 җирдә, Чиләбе өлкәсендә, Пермь краенда һәм Марий Эл Республикасында 3 урында, Амур өлкәсендә –  дүрт, Белгород, Түбән Новгород һәм Хабаровск краенда бишәр авыру очрагы, Свердловск өлкәсендә 11 авыру очрагы теркәлгән.

Шулай ук Самара, Ростов, Чиләбе, Сахалин, Архангельск, Владимир өлкәләрендә, Ставрополь һәм Хабаровск крайларында, Саха (Якутия) республикасында, Калуга, Ярославль, Липецк һәм Амур өлкәләрендә, Пермь краенда, Чуваш Республикасында, Марий Эл Республикасында, Волгоград, Саратов һәм Белгород өлкәләрендә, Свердловск өлкәсендә, Түбән Новгород өлкәсендә барлыгы 51 инфекцияле объект ачыкланган.

Кыргый табигатьтә Африка дуңгыз чумасы буенча 28 урын карантин режимында. Чуваш Республикасында һәм Түбән Новгород өлкәсендә – берәр очрак, Владимир өлкәсендә – ике, Ярославль өлкәсендә – биш, Амур өлкәсендә – 19 авыру очрагы, шулай ук 7 инфекцияле объект билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International