ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотик вәзгыять элеккечә киеренке кала, дип хәбәр итә. 2021 елның 3 октябренә Россия Федерациясе территориясендә эпизоотик вәзгыятьнең түбәндәге үзгәрешләре булган. "Ветеринария Үзәге" федераль бюджет учреждениесы мәгълүматлары буенча 2021 елның 27 сентябреннән 3 октябренә кадәр чорда Россиядә Африка дуңгызлар чумасының 13 чыганагы һәм 3 инфекцияле объект санала.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре ветеринарияберләшмәсе хезмәткәрләре "Урманны саклыйк" акциясенә кушылды. 


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Республиканың ветеринария хезмәте белгечләре кош гриппы янау куркынычы турында мәгълүмат җиткерү максатыннан халыкны һәм кошчылык хуҗалыклары эшчәнлеген тикшерү эше алып бара. Кош гриппы вирусын кертмәү һәм таралуга юл куймау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 3 апрелендәге 104 номерлы боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк.

Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Ырынбур өлкәсе буенча идарәсенә Татар Каргалысы, Сакмар районы һәм Пономарево районының Новобородское авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда йорт кошларының күпләп һәлак булуы турында мәгълүмат килеп ирешкән иде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, илдә кош гриппы буенча эпизоотия вәзгыяте элеккечә киеренке кала бирә. Кош гриппы авыруының яңа чыганаклары Саратовта, Самарада, Башкортстан Республикасының Туймазы районында, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләрендә ачыкланган. Кош үстерү белән шөгыльләнүче республика халкын һәм кошчылык хуҗалыклары милекчеләрен кисәтү максатыннан, Баш ветеринария идарәсе киек кошларның көзге миграция чорында кош гриппы йогу куркынычы югары булып кала, дип искәртә. Кыргый кошлар - кош гриппы вирусының төп таратучылары.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

адерле укытучылар, сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйм! 

Игелек һәм мәрхәмәт ияләре, сабырлык үрнәге булуыгыз өчен, кайгыртучан йөрәгегезгә, тормыш юлында ярдәм иткән алтын киңәшләрегезгә, һәртөрле гамәлләребезне аңлавыгыз һәм  ялгышларыбызны гафу итүегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Яраткан һөнәрегезгә тугры булуыгыз, укучыларыгызга булган мәхәббәтегез, бәяләп бетергесез хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз, ихлас йөрәгегез, үҗәтлегегез һәм оптимизмыгыз өчен рәхмәт сезгә.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россиянең Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте (Россельхознадзор) «Меркурий» ветеринария сертификациясе системасында 29 аналитик модульне эшләтеп җибәрде, алар күзәтчелек органнары өчен дә, бизнес өчен дә файдалы. Намуссыз кулланучыларга каршы системада тиздән блокировка барлыкка киләчәк. Ә хайваннарны исәпкә алу өчен «Хорриот» системасы әле соңгы ике елларда гына гамәлгә кереп, эшли башлады. Бу хакта «Ветеринария һәм тормыш» интервьюсында «ВетИС» мәгълүмат комплексы инициаторы һәм авторы, Россельхознадзор җитәкчесе киңәшчесе Николай Власов сөйләде.


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераннары! Кадерле пенсионерлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле бу бәйрәм көненнән җылылык һәм ихласлык хисе, хөрмәт һәм мәхәббәт бөркелеп тора. Өлкән буын вәкилләре үзләрен республика хакына армый-талмый хезмәт итүгә багышлаган кешеләр. Сез үткән тормыш юлы - фидакарьлек, батырлык һәм әхлак үрнәге. Сез мирас итеп калдырган әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен терәк һәм тугры ярдәмчеләр булдыгыз, бар һәм булачаксыз.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда сукбай хайваннарны дәвалау һәм реабилитацияләү белән шөгыльләнүче күп кенә приютлар эшли. Бу проектлар күпчелек очракта республиканың битараф булмаган кешеләре көче белән тормышка ашырыла һәм әлеге приютлар һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ. Биредә һәрвакыт хайваннарга азык, медикаментлар, акчалата ярдәм һәм волонтерлар хезмәте сорала. Приютларга эләккән барлык хайваннар иң элек ветеринария табиблары кулы аша уза: вакцинация, стерильләштерү һәм паразитлардан чистарту чаралады иң беренче таләпләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы һәм «Законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасының контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасы проекты эшләнде һәм җәмәгать фикер алышуы өчен 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерүне профилактикалау программасы проекты урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International